«Мультфильмнар. Экранда китап»: телдән мультжурнал (6+)

4 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Мультфильмнар. Экранда китап» дигән телдән мультжурнал узды. 

Журналның һәр бите балалар әкият персонажы турында табышмакны чишкәннән соң ачыла барды. Беренче битне ачып, яшь китап сөючеләр «Крокодил Гена и его друзья» китабы, автор Эдуард Успенский белән танышты һәм әлеге әсәр буенча төшерелгән мультфильмнан өзекне карады. Шулай итеп, бит артыннан битне узып, укучылар Дина Непомнящаяның «Мама для мамонтёнка», Эдуард Успенскийның «Дядя Фёдор, пёс и кот», Александр Курляндскийның «Возвращение блудного попугая», Алан Милнның «Винни-Пух и все, все, все», Астрид Линдгренның «Малыш и Карлсон, который живёт на крыше», бертуган Гриммнарның «Бременские музыканты» китаплары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белде.

Укучылар әлеге балалар әдәбияты әсәрләре буенча мультипликаторлар ясаган анимацион тасмалардан өзекләр карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: